Суз Торкемнэре Шигырь

Posted : admin On 29.07.2019
  1. Суз Торкемнэре Шигырьлэр
  2. Суз Торкемнэре Шигырьлэре

Синен белэн яшэгэн дэвердэ, Бер авыр суз сина эйтмэдем, Якты тормыш алып килдем сина, Жаным эрнесэ дэ китмэдем. Бэлки шушы шигырь йорэгенэ, Утеп кереп, кунелен жылытыр, Терсэк якын,лэкин тешлэп булмый, Кемнэр тагын,син дип жан атыр?! Син Кайтып эйткэн суздэн буген йорэк озелгэндэй булды.лэкин яшэргэ кирэк.. Яңартылган-төзәткән шигырь. (Ильнар Сайфиев суз.,Дамир Муллахметов кое.,аранжировка. Мостэкыйль суз торкемнэре. #Бумажные шаблоны на окна #Дустыма шигырь #Снятие панели приборов газель старого образца #Таиланд.

2 нче сыйныф (татар төркеме) Тема. Фигыль сүз төркеме турында тулырак мәгълүмат бирү; 1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү.

Суз Торкемнэре Шигырьлэр

Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Хезмәткә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗә: фигыльне башка сүз төркемнәреннән аера белү, җөмләләрдән фигыльне табарга өйрәнү. Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья. Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү.

Чыганаклар: төп – Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова өстәмә – дидактик карточкалар; Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 1 – 2 класслар өчен. Дәрес барышы.

Шигырь

ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру. Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртәләр сезгә!

Дәресебезне башлап җибәрәбез. Бүген тышта нинди көн? - Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерик әле. Үткән дәрестә без сезнең белән нинди сүз төркеме турында сөйләштек?

(Исем, баш һәм кечкенә хәрефтән языла торган исемнәр турында.) Хәзер без сезнең белән бирем эшләп алырбыз. Сезгә сүзләрдәге хаталарны табарга кирәк булыр. (Экранда сүзләр чыга. Укучылар карточкаларда төзәтәләр.) алия, кызыклы Китап, түбән кама, шугалак, туган тел шигыре, казан, урман, галиев СЛАЙД 2. (Экранда көтелгән җаваплар чыга.) Алия, кызыклы китап, Түбән Кама, шугалак, “Туган тел” шигыре, Казан, урман, Галиев.

Укучылар, үз җавапларыгызны экрандагы җаваплар белән тикшерегез, бу эшегез өчен үзегезгә билге куегыз. (Укучылар яннарындагы карточкаларга үзләренә билге куялар.) Үзбәя. Ни өчен алай төзәттегез? (Кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, шигырь исемнәре баш хәрефтән языла.) СЛАЙД 3.

УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ. Хәзер, укучылар, тактага карагыз әле.

Монда кроссворд бирелгән. Ул кроссворд сезнең алдыгызда да бар.

Шушы кроссвордны чишәргә кирәк. Экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр? Кыз – җырлый.

Кош – сайрый. Вертикаль баганадагы сүзне укыгыз әле – фигыль.

Бүген без сезнең белән фигыль турында сөйләшербез. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН АДЫМЛАП ЧИШҮ. – Нәрсә соң ул фигыль? Ул нәрсәне белдерә?

(предметның эшен, хәрәкәтен белдерә. Сорауларына җавап бирә.) – Укучылар, хәзер мөстәкыйль эш эшләп алырбыз. 1 нче баганага Кем?

Шигырьлэр

Сорауларына җавап биргән сүзләрне, 2 нче баганага Нишли? Нишләячәк?сорауларына җавап биргән сүзләрне язарга кирәк. Экранда сүзләр язылган: Бәйрәм, чыпчык, йоклый, каен, уйнады, урман, язар, шуды. (Биремне парлап эшләү. Кара-каршы утырган укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә, бәяләр куя.) СЛАЙД 5. (Экранда көтелгән җаваплар чыга.) Кем? Бәйрәм йоклый чыпчык уйнады каен язар урман шуды Укучылар үз җавапларын экрандагы җаваплар белән чагыштыралар, үзләренә билге куялар.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ - Укучылар, фигыльләргә сорау куеп карыйк әле. Йоклый – нишли? (Ул хәзерге вакытта йоклый.) Уйнады – нишләде? (Ул кичә уйнады.) Язар – нишләр? (Ул иртәгә язар.) Шуды – нишләде? (Ул кичә шуды.) Бу төрләнеш фигыльнең ЗАМАН (ВРЕМЯ) белән төрләнүе дип атала. Фигыльнең 3 заманы була: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

Бирелгән фигыльләрне заман белән төрләндерергә. Биремне укытучы белән бергә эшлиләр. 1 төркем – сора 2 нче төркем – ят 3 нче төркем – кил 4 нче төркем – укы (Укучылар урыннарында эшлиләр.) СЛАЙД 6. (Экранда көтелгән җаваплар чыга.) Сорады, сорый, сорар.

Ятты, ята, ятар. Килде, килә, килер. Укыды, укый, укыр.

РЕФЛЕКСИВ ЙОМГАКЛАУ. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Суз Торкемнэре Шигырьлэре

Суз торкемнэре шигырьлэре

Нәрсәләр белдек? Әйдәгез, кабатлап карыйк әле. Без фигыльнең схемасын ясап карарбыз. Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә Заман белән төрләнә 2. Укучыларга билгеләр кую. 122 нче күнегү. (Рәсем буенча хикәя төзергә.) 124 нче күнегү.

(Сүзләрне 2 төркемгә бүлеп язарга.) СЛАЙД 9. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!